Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Чечня сугышы -күңелләрдәге мәңгелек яра (Ахметшин Илнур)

Чечня сугышы -күңелләрдәге мәңгелек яра.
Ахметшин Илнур Илзинат улы 1982 елның 3 июлендә , Әгерҗе районы Салагыш авылында ,Илзинат абый белән, Фәнзилә апа гаиләсендә төпчек бала булып, дөньяга аваз сала.
Әтисе Илзинат абый "Пушкин " исемендәге колхозда , " ЗИЛ" машинасында шофер, әнисе Фәнзилә апа алдынгы терлекче, савымчы һәм башка төр хезмәтләрдә эшли.
Илнур кечкенәдән әтисенә ияреп, машина белән кызыксынып үсә. Алар колхоз машиналарының моторларын , двигательләрен , җыеп - сүтеп, кап - кара булып, майга буялып, машина ремонтлап өйгә кайтып керә торган булалар.
"Илнур 7-8 яшьтә инде " ЗИЛ" машинасының утыргычына мендәр куеп, апасы Зөлфияне ,Дилияне утыртып йөри иде ",- дип сөйли ,ветеран укытучы Мәсгүдә апа.
Илзинат абый инде күптән мәрхүм. Әнисе Фәнзилә апа лаеклы ялда. Ул бакчачы, берсеннән - берсе матур чәчәкләр үстерә. Менделеевск районы, Песәй авылында ,улы Илнур салган биек, матур, зур таш йортта гомер кичерә. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә балалар, оныклар белән бергә ял итә.
Илнур Салагыш урта мәктәпне тәмамлагач, 2000 елның көз аенда , армия сафларына алына. Кемеров өлкәсендә "Яшь сугышчы" курсларын үзләштерә.Бер айдан соң Новокузнецк өлкәсенә җибәрәләр. Бер ел хезмәт иткәч, Чечня республикасына вертолет белән очалар. Аргун каласында урнашалар. Соңарак Мескер - Юрт каласында инженер-разведка күзәтчелеге булып, номер: 5502 хәрби частенда хезмәт итә. Шали каласында постлар блогын саклыйлар, Белгатой поселогы юлларын миналардан чистарталар.
РФ президентының 29.07.2002 .елдан указы нигезендә , номер: 1096 хәрби хезмәтеннән 25.10.2002 елда, Икенче Чечня сугышыннан чыгаралар.
"Фуражканы өч тапкыр пуля очыртты, колак яныннан пуля сызгырып үткәне, әле дә истә",- дип искә алды Илнур.
Чечня сугыш хәрәкәтләреннән, исин - имин, сау- сәламәт әйләнеп кайта авылдашым.
Илнур Менделеевск каласына юл тота.
Анда ООО " Менделеевскагрохимсервис" - производствосында грузовой машинада шофер булып, һәм авторемонтчик булып эшли башлый.
Ял көннәрен бик күңелле үткәрә ул. Гаиләсен хөрмәт итә, кызларын бик ярата. Кортлар тота, төзүчелек белән шөгыльләнә, күрше- тирәгә мичләр чыгара, бик күп төрле төзелеш эшләрендә катнаша.
Менделеевск каласының иң чибәр, булган, уңган кызы Гөлшат белән тормыш коруларына да байтак инде. Алар бик матур һәм үрнәк гаилә булып яшиләр.
Иптәше Гөлшат Менделеевск дәүләт статистика бүлегендә белгеч булып эшли.
Берсеннән- берсе матур, сөйкемле, тәртипле кызлар үстерәләр. Олы кызлары Диләрә сәнгать мәктәбен тәмамлап, Чаллы каласындагы "Экономист. Бухгалтерский учет" факультетында югары белем ала.
Уртанчы кызлары Азалия ,Менделеевск мәктәбенең 8 сыйныфында һәм " Балалар сәнгать мәктәбендә" укый.
Төпчек кызлары ,Зәлинә балалар бакчасына һәм " Балалар сәнгать мәктәбенә" йөри.
Илнур бүгенгесе көндә махсус хәрби операциядә. ( СВО да).
Авылдашым Илнур илебезне яклый һәм саклый!
Ул туганнары Зөлфия, Дилия, әнисе Фәнзилә апаны, якыннарын, дусларын, бигрәктә гаиләсен хөрмәт итә!
Тырыш, ярдәмчел, ачык йөзле, киң күңелле БАТЫР авылдашыбызга зур рәхмәт белдерәбез , син Афәрин дибез!
Илнурның туган нигезендә, әнисе белән туган абыйсы Наил Минехуҗин яши. Йорт ишекләре ачык, йорт төзек, бүгенгесе көндә дә төзекләндерү эшләре алып барыла.
Без Салагыш халкы, Илнурны хөрмәт итеп, аның исән -сау туган якларына, туган нигезләренә әйләнеп кайтуын, гаиләсе, туганнары, якыннары ,дуслары авылдашлары белән ,бергә, бердәм ,матур гомер итүен теләп калабыз.
Илнурга сәламәтлек, гаилә бәхете, бәхет, шатлык, куанычлар, уңышлар гына юлдаш булуын телибез!
Зур рәхмәт сиңа авылдашым! Син зур хәрефләр белән язылган БАТЫР!