Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Һәйкәлләргә килик

Алтын көз җитте. Бакчаларда, өй яннарында чистарту эшләре алып барабыз. Язга чүпләрдән чистартып, сукалап куябыз.
Бүген туганнарым белән, авыл башындагы һәйкәл янында булдык. Җәй буе ,шау чәчәктә утырган чәчәкләргә суык тигән. Аларны туфрактан алдык, җирне йомшатып ,казып, тырмалап куйдык.
Һәйкәл яннарын себереп, чистарттык.
Киләсе елга да ,һәйкәл алдында чәчәкләр үстерергә дигән, теләктә калдык.
Хезмәтебезне күреп ,Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев, зур рәхмәт белдерде.
Һәйкәлләргә килик, эзләрне суытмыйк!