Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Чечня сугышы -күңелләрдәге мәңгелек яра (Гайнетдинов Назиф)

Чечня сугышы -күңелләрдәге мәңгелек яра.
Гайнетдинов Назиф Нәҗип улы 1979 елның 11 маенда, Әгерҗе районы Татар Чилчәсе авылында туа.
Табигате белән, искиткеч гүзәл, матур, кечкенә генә бу авыл районнан 68 км.ераклыкта урнашкан. Бу авылны торналар яши торган төбәк тә диләр.
Назиф кечкенәдән әтисе Нәҗип, әбисе Хәтимә, бабасы Гимазетдин тәрбиясендә үсә.
Кечкенәдән әби- бабай тәрбиясен аңлап, хезмәткә өйрәнеп үскән тыныч, ипле, ярдәмчел, матур егет 1996 елны Салагыш урта мәктәбен тәмамлый. Назиф армия сафларына алынганчы колхозда эшли. 1999 елның 2 октябереннән, 2000 елның 6 июленә кадәр Төньяк Кавказ төбәгенең 37271 хәрби частендә хезмәт итә ул.
Гомеренең һәр аткан 278 таңын, кайнар һәм куркыныч сугыш хәрәкләрендә каршы ала Назиф.
Сандугачлар сайрый торган, зифа каенлы, төз нарат урманлы, торналар төшә торган елгалы туган нигезенә сау - сәламәт әйләнеп кайта авылдашым.
Гомер шулай уза тора. 2004 елны Назиф Нәҗип улы , олы тормышка аяк баса. Ул Можга каласының иң матур, иң гүзәл, тырыш, ярдәмчел ,ачык йөзле, киң күңелле кызы Альбина белән гаилә кора. Алар бик матур гаилә булып яши башлыйлар. Назиф үзе төзүче. Альбина Можга үзәк район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.
Аларның берсеннән - берсе матур һәм батыр ул һәм кызлары үсә.
Олы уллары Руслан , Түбән Кама агросәнәгать ( ГАПОУ) көллияте студенты. Кызлары Айсилә ,Можга каласының 8 нче гимназиясендә белем ала. Спорт һәм гимнастика белән шөгыльләнә. Төпчек уллары Тамерлан әле бик кечкенә. Әти - әнисенең горурлыгы, шатлыгы һәм куанычы.
Менә шулай матур , парлы тигез тормышта , балалар куанычында ,бәхеттә, шатлыкта, муллыкта яши авылдашым, якын дустым Назиф Нәҗип улы.
Чилчә авылындагы төп нигезнең ишекләре ябык. Әби -бабасы инде күптән бакыйлыкта. Әтисе Нәҗип аганың бакыйлыкка күчкәненә бер ел булды. Әнисе Фәния апа Барҗы - Пельга авылында яши. Аның сигез оныгы бар. Бүгенгесе көндә балалар, оныклар белән аралашып, бер- берсенә ярдәмләшеп, кунакка йөрешеп, матур гына гомер кичерәләр.
Авылдашым Назиф гаиләсенә сәламәтлек, бәхет һәм шатлык, парлы тигез гомер, балалар игелеге, эшләрендә һәм тормышларында зурдан - зур уңышлар телим. Бәхеттә, шатлыкта, муллыкта, тигезлектә гомер итегез Назиф һәм Альбина!
Афәрин, авылдашым Назиф! Рәхмәт сиңа , безнең БАТЫР!