Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Бакчачы почмагы яки кышка әзерлек" исемле күргәзмә

Язын бакча тутырып яшелчә, җиләк- җимеш утыртабыз. Аларны җәй буена су сибеп, тәрбияләп үстерәбез. Көз ае җиткәч , берсеннән- берсе тәмле салатлар ясыйбыз, кайнатмалар , компотлар әзерлибез. Өй базына төшереп куеп, кышка саклыйбыз.
Әй күңелле дә соң шул вакытта! Базда бәрәңге, суган, сарымсак, кабак, кабачки, һәм " салават күпере" төсле банкалар тезелеп киткән. Берсе кызыл, икенчесе сары, өченчесе яшел һәм тагы башка төрле төсләр. Менә шулай зур көч куеп үстергән яшелчә, җиләк - җимешләребезне кыш буена тәмләп авыз итәбез, күчтәнәчкә бирәбез. Хезмәт сөйсәң, барда була!
Шул уңайдан китапханәдә " Бакчачы почмагы яки кышка әзерлек" исемле күргәзмә куелды.
Үзеннән шундый зур хезмәт куйган хуҗабикәләргә рәхмәт белдереп, сәламәт булып , ризыклардан авыз итәргә , куанып ашарга язсын дигән теләктә калам.