Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Чечня сугышы - күңелләрдәге мәңгелек яра (Динар Булатов)

Чечня сугышы - күңелләрдәге мәңгелек яра.
Әгерҗе районы, Салагыш авылында 1974 елның 7 октяберендә туа Динар Булатов .
Фрит абый белән Зөлфинә апа гаиләсендә өч бала үсә алар. Фәрит, Дилүсә, Динар.
Әти - әнисе гүр ияләре, алдынгы шофер һәм терлекче булып ,колхозда хезмәт куйдылар.
1991 елны, Салагыш мәктәбен тәмамлагач, ааылдашым Ижау каласына китә. Анда ул , автомеханик көллиятендә белем ала. Укуын тәмамлагач авылга кайтып төпләнә. Колхозга эшкә урнаша. Тракторда, комбайнда, машинада шофер булып эшли.
1993 елны Динар Булатов армия сафларына алына. Ярты ел дәвамында Самара шәһәрендә ущебкада булганнан соң, яшь бер төркем солдат егетләрне ,Кавказга алып китәләр. Ааылдашым автомобиль йөртү гаскәрләре төркеменә эләгә( автобат). Ул азык - төлек, боеприпаслар, ягулык, яралыларны ташу хезмәтен башкара.
Туган нигезенә 1995 елның ,1 май көнендә исән - сау әйләнеп кайта.
Йомшак күңелле, ярдәмчел, тыйнак, чибәр, уңган егет була авылдашым.
Авылыбызның гүзәл кызы белән гаилә кора, үзе төсле бик матур һәм батыр уллары туа. Өч елга якын матур гына гомер кичереп ятканда, 2000 елның , 23 февралендә авылдашым Динар, гаиләсе, туганнары, якыннары, дуслары белән мәңгегә саубуллаша. Аңа нибары 25 яшь була. Быел авылдашымның бакыйлыкка күчкәненә 23 ел тулган. Улы армия сафларында хезмәт итеп кайтты, матур гына гаилә корды, бүгенгесе көндә Чаллы каласында яши һәм эшли. Аңа 25 яшь тулды.
Авылдашымның туган нигезенә бардым. Басып торып аны искә алдым. Йортның капка, ишекләре ябык, тәрәзәләрдә моңсулык тойдым.
Авылдашым уйнап үскән урам, капка төбе, ишегалды, йорт ,тәрәзәләр аны юксына төсле иде.
Урамда җылы, кояшлы көз ае. Әкрен генә, битләремә каз канатыдай ,йомшак җил кагылып үтте. Ул, миңа " килүеңә рәхмәт ",- дип дәшкән төсле булды.
Бергә уйнап үскән, бер мәктәптә белем алган авылдашым Динар турындагы истәлекле хатирәләрне яңартып, әкрен генә өйгә юл алдым.
Тыныч йокла авылдашым Динар! Син безнең горурлыгыбыз, син безнең өчен, олы хәрефләр белән язылган БАТЫР!
Сине мәңге онытмабыз, син безнең күңелләрдә мәңге балкырсың!