Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Чечня сугышы-күңелләрдәге мәңгелек яра (Галиев Рөстәм)

Чечня сугышы-күңелләрдәге мәңгелек яра.
1981 елның , 7 апрелендә ,Әгерҗе районы Ямурза авылында туа, Галиев Рөстәм Рүзәл улы.
Рүзәл абый белән Нәфисә апа гаиләсендә өч малай үсәләр. Ринат, Рөстәм, Ильдус.
Әтиләре, Рүзәл абый инде мәрхүм, быел алты ел тула. Нәфисә апа лаеклы ялда, ялгызы яши.
Рөстәм Салагыш урта мәктәбен 1996 елда тәмамлый. Сарсак - Омга авыл хуҗалыгы көллиятенә укырга керә. Укуын тәмамлагач , 2000 елның, 23 декаберендә армия сафларына алына. Берникадәр ущебкада булганнан соң, солдатларны Кавказга озаталар. Алар арасында авылдашыбыз Рөстәм дә була.
Рөстәм шофер буларак хезмәт итә. Камаз машинасында азык - төлек, боеприпаслар, ягулык ташый.
2002 елның 15 нояберендә ,туган нигезенә исән - имин әйләнеп кайта.
Авылда төпләнә, өйләнә, 4 бала атасы.
Авылдашыбыз Рөстәмгә, сәламәтлек һәм уңышлар гына телибез!