Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Чечня хатирәсе

Чечня сугышы - күңелләрдәге мәңгелек яра.
Энем Азиятов Ришат Равил улы ,1980 елның 2 нояберендә , Әгерҗе районы Салагыш авылында туа. Без гаиләдә 4 бала үстек. Мин , иң олы кыз Раилә, сеңлем Гөлзирә, энем Ришат, кече энебез Раушан.
Әтиебез Равил , колхозчы, алдынгы механизатор ," Хезмәт ветераны".Әниебез Гүзәлия ,40 елдан артык колхозда эшләде, алдынгы терлекче. Алар икеседә лаеклы ялда.
Энем Ришат 1997 елны , Салагыш урта мәктәбен тәмамлады. 1998 елны армия сафларына хезмәткә алынды. Ущебкада булганнан соң, Грозныйга алып китәләр. Анда ул , җәяүлеләрнең сугыш машинасы бүлекчәсе командиры булып хезмәт итә. ( Командир отделение БМП).
Тарлавыкларда колонналар озата барганнар.
2000 елда , энем Ришат, исән - сау, сержант исеменә лаек булып, Суворов медале белән бүләкләнеп, туган нигезенә кайта.
Бүгенгесе көндә энем , махсус хәрби операциядә. Хәрби операциягә киткәнче, ООО " "Лесоперерабатывающая" Ак барс компаниясе , Шаршады авылында эшләде. Ул , 2023 елның , 27 октяберендә ,Илебезне якларга алынды.
Илләребез тынычланып, ир- егетләребезнең тиз арада ,гаиләләренә, туган нигезләренә әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз. Энем Ришатка сәламәтлек, сабырлык, исән- имин, сау- сәламәт булып, без туганнар, дуслар, әти- әни, туган нигезгә әйләнеп кайтсын дигән , теләктә калам. Рәхмәт сиңа энем! Рәхмәт сиңа, курку белмәс ,Ил батыры!