Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Чечня хатирәсе

Чечня сугышы- күңелләрдәге мәңгелек яра. 11 декабрь - Чечняда һәлак булганнарны искә алу көне. Бу дата сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан егетләрнең үзләре өчен дә бик әһәмиятле.
Салагыш авыл җирлегендә дә, Чечня сугышында катнашкан егетләр байтак.
Алар турында белешеп, алар белән аралашып, сезне дә таныштырасым килде.
Сихратуллин Марат Муллаян улы, 1976 елның 30 нояберендә , Әгерҗе районы ,Салагыш авылында, Муллаян абый белән Әлфия апа гаиләсендә , беренче бала булып дөньяга килә.
Алар гаиләдә ике малай, Марат һәм Алмаз.
Муллаян абый белән Әлфия апа , 40 ел бергә гомер итәләр. Әлфия апа тегүче, соңгы елларда техник хезмәткәр булып эшли, бүгенгесе көндә лаеклы ялда. Муллаян абый колхозчы булып хезмәт куйды, ул мәрхүм инде.
1994 елны урта мәктәпне тәмамлагач, 21декабрьдә, авылдашым Марат армия сафларына алына. Нальчик - 20 хәрби шәһәрчегендә ,1995 елның май аена кадәр учебкада була. 9 май бәйрәмнәре узганнан соң ,аларны Чечня республикасына алып китәләр. Ноябрь аена кадәр ,Урус- Мартан районы басуларында, землянкаларда , яшәгәннән соң, янәдән Нальчик шәһәрчегенә кайталар. Яңа ел бәйрәмнәрен каршы алганнан соң, 1996 елның февраль аенда, Грозный шәһәренә алып китәләр. Август аенда узган хәрби операция вакытында, ике тапкыр яралана Марат. Аны Ханкала госпиталенә салалар, анда 3-4 көн ятканнан соң, Моздок шәһәреннән бер самолет тулык яралылар белән Свердловск шәһәренә военный госпитальгә алып кайталар. Авылдашым тернәкләнеп ,аягына баскач, октябрь айларында ,туган ягына кайта.
Хәзерге көндә авылдашым Марат, гаиләсе белән Ижау каласында гомер итә. Троллейбуста эшли. Кырынды авылы кызы Ләйсирә белән, ике ул тәрбияләп үстерделәр. Олы улы Эльмар , 2023 елның июнь айларында армия сафларында булып, хезмәт итеп кайтты. Белгород өлкәсендә, Украина чигендә торганнар. Эльмар ,Ижау каласында Калашников заводында эшли. Кече уллары Нурсель , 6 сыйныфта укый. Тормыш иптәше Ләйсирә, Калашников заводында хезмәт куя.
Менә шулай матур гына гомер кичерә авылдашым ,Марат.
Авылдашым һәр ялны туган нигезенә кунакка кайта. Ипле, тыйнак, ярдәмчел ,ачык йөзле, киң күңелле авылдашым , әнисе Әлфия апаның барлык эшләрендә дә ,ярдәмләшеп тора. Ул авылдашлар, күрше-күлән белән дә, бик матур аралаша, сөйләшә.
Өлкәннәр көне уңаеннан, әнисен бәйрәм белән котлап, кунакка кайткан. Бу очрашуда миндә булдым. Авылдашым белән аралашып, аның хезмәт юллары турында сөйләштем.Аңа сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә зур уңышлар, бәхет һәм шатлыклар теләп саубуллаштым.
Илләребез тыныч ,күкләребез аяз булып, исән - имин тынычлыкта, яшәргә язсын барчабызга! Зур рәхмәт сиңа, Ил батыры!