Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Китапханәдә яңа әдәбият

Китап дип бүген әдәби яки фәнни хезмәтләрне туплаган төпләнгән кәгазь басманы атыйлар. Кайчандыр китаплар кызыл балчыктан ясалган яссы тактага яки ташка язылган.
Галимнәр фикеренчә , баш миен гел эшләтеп торган очракта гына картлыгыңда аек акыллы булырсың.
Моның бер чарасы - китап уку.
Китап уку:
-Стрессны киметә
-Хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта
- Альтцгеймер авыруыннан саклый
-Иҗади шәхес булырга ярдәм итә
- Йокыны яхшырта
-Фикерне бер ноктага туплау сәләтен үстерә
-Үз - үзеңә ышанычны арттыра
-Кешеләр белән аралашырга ярдәм итә
-Сүз запасын арттыра
Шул уңайдан китапханәдә " Яңа әдәбият" исемле өр- яңа китаплардан күргәзмә куелды.