Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

3 сентябрь-Терроризмга карша көрәштә бердәмлек көне.

3 сентябрь-Терроризмга карша көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне без бер гаепсезгә гомерләре өзелгән террор актлары корбаннарын искә алабыз.
Шул уңайдан китапханәдә "Терроризмга юк дибез " исемле күргәзмә куйдык.
Терроризм - бүгенге көндә иң дәһшәтле, канкойгыч социаль күренеш. Аның төп максаты - физик көч кулланып халыкны, балаларыбызны куркыту, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Бер- беребезне юк -барга рәнҗитмик, ямьсез, гайбәт сүзләр йөртмик. Яшь буынны саклыйк һәм яклыйк! Бердәм һәм бергә, матур гомер итик!