Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

22 август - дәүләт флагы көне.

22 август - дәүләт флагы көне. Өч төсле әләм барлык учреждение биналарында җилферди.
Ак төс -азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр ышаныч һәм рухият, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.
Бүген азатлык һәм мөстәкыйльлек , ышаныч, бөеклек өчен көрәшеп, сугыш кырларында кайтмый , ятып калган көчле һәм куәтле бабаларыбызга куелган һәйкәл янында булдык.
Авыл уртасында куелган бу һәйкәл, без яшь буынны , ил батырлары кебек көчле, куәтле, бөек, ышанычлы, мөстәкыйль булырга өнди.
Якты, аяз, матур киләчәк өчен көрәшкән батырлар беркайчан онытылмас! Алар безнең белән, алар тарихта эзле!
Сеңлем Гөлзирә белән , һәйкәл янында чүпләр утадык, җыйдык, чистарттык.
Бу хезмәтебез саваптан булсын, батырларның рухлары шатлансын!
Илләребез тыныч, күкләребез аяз һәм матур булсын!