Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Тыл ветеранында кунакта

Хуҗа бабай белән ,Сәрвәли әби гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала Сания апа. Бу гаиләдә алар барысы 9: Рәйсә, Сания, Гыйлмулла, Наҗия, Наилә, Сәлимә, Рәис, Миннәхмәт, Рәшит.
Сания апага 93 яшь. Бүгенгесе көндә матур гына гомер кичерә. Хезмәт яратучы апам, бакчасында бәрәңге, суган, сарымсак, кыяр, кабачки үстерә. Карлыган, виктория җиләкләре бик уңа аның. Аеруча чәчәкләр үстерергә ярата, аларның матурлыгына сокланып яши. " Быел су җитми, яңгыр җитми, шуңа чәчәкләре сирәк",- ди апам.
Сания апам әниемнең әнисе ,Наҗия әбием белән бертуган. 9 баладан бүгенгесе көндә 5 туган, матур гына гомер кичерәләр.
Сания апага хәлен белергә еш йөрибез. Туганнар белән аралашып, күрешеп тора ул.
Апам җырларга ярата. Буш вакытларда моңга бирелеп, җырлап җибәрә. Ачык йөзле, киң күңелле, тыныч, тырыш, юмарт апама җан тынычлыгы, сәламәтлек кенә телим.
Бүген аның янында кунакта булдым. Кашкарыйлардан чәчәк бәйләме алып бардым. Өстәл әзерләп, чәй эчердем, күчтәнәчләр белән сыйладым. Өй арасында ярдәм иттем. Яратып үстерә торган , чәчәкләренә су сиптем.
9 баланың , балалары 20 гә якын . Балаларның балалары, онык һәм оныкчыклары тагы бик күп. Бергә кунакка җыелсак 100 гә якын без . Менә шундый ишле, зур, хезмәт һәм моң сөюче гаиләдән мин.
Рәхмәт апам булганың өчен! Без сине бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез!