Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Наилә апа Хөрмәтова белән очрашу

Авылдашыбыз, күп кенә китаплар авторы, Наилә апа Хөрмәтова , авылыбыз Салагышта кунакта булды. Ул, дуслары, якыннары, сыйныфташлары ,күршеләре белән очрашты, аралашты. Бакыйлыкка күчкән, әти- әнисе янында , Туган нигезендә дә булды. "Авылымны бик сагынам, бик яратам, һәр гөленә, һәр җимешенә, саф, хуш исле һавасына, кешеләренә гашыйкмын",- диде ул.
Наилә апа Хөрмәтова, авыл китапханәсендә дә булды , һәм "Авылым кешеләре" исемле китапларын бүләк итте.
Авылдашым белән ,бу очрашу, күрешү үзе бер зур бәйрәм булды. Ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел, юмарт авылдашыма сәламәтлек, җан тынычлыгы, имин, хәерле юллар, гаилә бәхете, балалар иминлеге һәм игелеге генә телим!
Бу очрашу бик озак вакытлар күңелләрдә сакланыр әле! Рәхмәт , авылдашым! Син, Афәрин! Без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез! Сәламәт бул, рәхәт яшә! Очрашулар насыйп булсын!