Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Җәй ел фасылының иң матур чагы.

Җәй ел фасылының иң матур чагы . Июнь-чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар чәчәккә күмелә. Берсеннән-берсе матур күбәләкләр оча, кошлар сайрый. Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып туя алмыйсың.
Шул уңайдан ,укучылар җәйнең матурлыгын рәсемнәрдә ясап күрсәттеләр.
Аланнарда - җиләк исе,
Басуларда -иген исе,
Җәйләүләрдә -сөт исе...
Тагын аллы-гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе-
Шушы булыр җәй төсе!