Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

22 нче июнь - Ил батырларын искә алу

22 нче июнь таңында, сугыш игьлан итмичә ,фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә.
25 миллионнан артык кешене югалту бәрабәренә безнең халык җиңү яулады.
Шул уңайдан , укучылар һәм укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, авылыбыз уртасында куелган һәйкәл янында булдык.
Ил батырларын искә алып, бер минут тынлык оештырдык.
Тормыш иминлеге нигезләре фәне мөгаллиме, офицер Гайнуллин Рифат Гайфиевич , укучыларга 22 июнь көне һәм Ил батырлары турында сөйләде, бу көн турында аңлату эшләре алып барды.
Без сезнең алда баш иябез, Ил батырлары!
Күгебез аяз, илләребез тыныч, өстәлләребез түгәрәк һәм мөбарәк булсын !