Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне

1 июнь-җәйнең беренче көнендә иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итәбез.
Шул уңайдан укучылар белән берлектә, гүзәл Кама буенда ,ачык һавада "Күңелле балачак" исемле бәйрәм уздырдык.
Бәйрәм төрле ярышлар, уеннар
белән үрелеп барды. Укучылар һәр уенда, ярышта бик актив катнаштылар, көч сынаштылар. Бәйрәм ахырында кайнар чәй, тәмле шулпа, күчтәнәчләр белән сыйландык. Бу бәйрәмне оештыруда , үзләреннән зур өлеш керткән һәр мәктәп хезмәткәренә, аш-су осталарына, сыйныф җитәкчеләренә, мәктәп директоры Лилия Мөхтәр кызына зур рәхмәт белдерәбез!
Бәхетле һәм сәламәт булыгыз, балалар!