Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

27 май - Гомумроссия китапханәчеләр көне.

27-майГомумроссия китапханәчеләр көне.
Китапханәче!...
Татар көтепханәчесе!..
Табылырмы телебездә аның гүзәл сыйфатларын сурәтләрлек сүзләр?
Татар китапханәчесе-безнең күңел киңлекләребезгә ак альяпкычлы килен булып төшкән галибанә могҗизабыз ул. Китапханәчеләр-таңнан торып , ак чиләгенең калайларын сыйратып сыерын сауган, көтүен куган Гөлмәрфугаларыбыз, иңнәренә көянтәләрен асып , Җидегән чишмәләргә суга төшкән Галиябануларыбыз, алтын басуларда иген урган Нәфисәләребез ул безнең.
Бар микән җир йөзендә татар кебек китап сөйгән милләт? Юктыр, мөгаен .Аның беренче һәм мәңгелеккә иң сөекле китабы Корьән булган .Татар китапханәчесе -явыз елларда Корьәнне "чүп" китаплар арасында яшереп калдырган Фәрештә ул.
Татар китапханәчесе -безнең милләтне көлдән гөл итеп күтәргән милли чыганагыбыз, безне зур дөньяга алып чыккан асаба ишегебез, гел генә ачык торган җан тәрәзәбез.
Татар китапханәчеләре -барысы да матурлар. Чибәрләр ,сөйкемлеләр дип әйтсәк тә артык булмас. Алар арасында ямьсезләр юк ,була да алмый, чөнки алар үзләре саклаган китапларда сурәтләнгән гүзәл нурлардан яратылган. Шуңа да татар китапханәчесенең йөзе ай кебек түгәрәк, нурлы, күзләре дәртле, ялкынлы, карашы ягымлы, елмаюы сихри, гәүдәсе ипле, җыйнак , куллары җитез.
Китапханәче -безне өч бөек илаһи чыганак -Аллаһ, Милләт һәм Табигать белән бәйләп торучы җебебез.
Саклыйк һәм хөрмәт итик татар китабын, татар китапханәчесен. Яшәсен татар китабы һәм татар китапханәчесе!
Хөрмәтле китапханәчеләр , әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар!
Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелемнән котлыйм.
Китапханәләр кешеләрне белем,иәдәби сәнгать , тарих , мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр.
Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый.
Китап-китапханәнең нигезе.
Китапханәчеләр көне уңаеннан ,күп еллар Салагыш авыл китапханәсендә эшләгән Әхмәтзакирова Гөлсинә апаны, шулай ук күп еллар Ямурза авыл клубында, аннары Ямурза авыл китапханәсендә хезмәт куйган Әхмәтшина Илзия апаны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм.
Сезгә иң җылы, иң матур теләкләремне генә юллыйм. Сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек, күтәренке кәеф, шатлык һәм куанычлар, балалар һәм оныклар игелеге, аларның ихтирамына, хөрмәтенә төренеп, сөенеп, шатланып, озын-озак гомер итәргә язсын сезгә. Алдагы көннәрегез бары якты, җылы, кояшлы, аяз булсын.
Хезмәтегез, гасырлар дәвамында тупланган әдәби хәзинәне саклавыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Мин сезне бик яратам һәм хөрмәт итәм остазларым! Рәхмәт сезгә!
Рәхмәт сезгә Гөлмәрфугаларыбыз, Галиябануларыбыз, Нәфисәләребез!