Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Балалар Җиңүне ясыйлар

Сугыш аяусыз. Аның михнәтләрен гомер көзенә якынлашкан өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татый.
Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү -туңулар беркемне дө читләтеп үтмәгән.Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирелмәгән, сынатмаган кешеләр арабызда елдан-ел сирәгәя бара.