Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Акция "Балаларга сугыш турында укыйбыз"

Бүген Салагыш мәктәбенә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия ханым Хәбибуллина кунакка килде. "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акция кысаларында Эльмира Шәрифуллинаның "Дала уртасында мәңгелек ут" шигырен сөйләде . Укучылар белән аралашты. Шул уңайдан "Көмеш каләм" фестивалендә 1 урынны яулаган, 6 нчы сыйныф укучысы Шакиров Нурфигать Әмирхан Еникиның "Кем җырлады" исемле хикәясеннән өзек , үзем Муса Җәлилнең " Батыр егет турында җыр" шигырен укыдым. Акция бик күңелле узды.