Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Бүген-Тукай туган көн!

Бүген-Тукай туган көн!.Г.Тукай туган көнне мәктәп күләмендә билгеләп үттек. Бәйрәмне татар теле һәм әдәбият фәннәре мөгаллимәсе Венера ханым Рифкать кызы алып барды. Тукай иҗатына багышланган " Тукай әкиятләренә сәяхәт", " Без Тукай оныклары" исемле күргәзмәләр оештырылды. Бәйрәм шагыйрьнең шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды.Балалар бакчасыннан ,Самат Закиров "Туган тел", 7 сыйныф укучысы Салават Замалитдинов "Шүрәле" шигырьләрен бик матур сөйләделөр.Башлангыч һәм 5, 6, 7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары белән берлектә бик матур җырларын башкардык. 5 нче сыйныф укучысы Хикматуллин Азамат курайда "Туган тел" көен уйнады. Шулай ук , Азамат Хикматуллин, Салават Шәйхетдиновлар ,Тукай иҗатына багышлап матур альбомнар эшләгәннәр, укучылар Тукай геройларына рәсемнәр ясадылар. Бәйрәм барышында укучыларга ,Тукай иҗатына багышланган видеоролик та күрсәтелде. Бәйрәм бик күңелле узды. " Туган тел" җыры белән бәйрәмне тәмамладык.Тукай көне белән дуслар!