Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

ЭкоВесна

Яз -табигатьнең иң матур фасылларыннан берсе. Апрель ае чисталык таләп итә торган ай. Бөтендөнья яшәрә, уяна башлый. Ләкин табигать уяну белән без дә игьтибарсыз калмаска тиеш.
Шул уңайдан 7,8 сыйныф укучылары белән берлектә өмә ясадык. Һәйкәл яны коймаларын буядык, чүпләрен тырмаладык. Чәчәкләр утырту өчен туфракны, казып, тырмалап куйдык. Укучылар бик тырышып эшләделәр. Өмә бик күңелле узды.