Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Бөтендөнья сәламәтлек көне

Бөтендөнья сәламәтлек көне.
Сәламәтлек-иң кыйммәтле байлык. Ул безнең планнарыбызны тормышка ашырырга, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Без һәрвакыт, иң беренче чиратта ,барлык кешеләргә дә сәламәтлек телибез.
Сәламәт булыйк дуслар!
Шул уңайдан, 2, 4 нче сыйныф укучылары белән китапханәдә " Сәламәт тәндә- сәламәт акыл!" исемле дәрес уздырдык. Сәламәтлек турында нәшир ителгән әдәбият, күргәзмә белән таныштык. Сәламәтлек кагыйдәләрен искә төшердек, санап үттек. Дөрес туклану турында сөйләштек, һәм иң файдалы җиләк-җимешләр, яшелчәләр турында да мәгьлүматлар тупладык.
Дәрес бик күңелле узды.