Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

1апрель-Халыкара кошлар көне...

1апрель-Халыкара кошлар көне...
Халыкара кошлар көне 1906 елдан бирле билгеләп үтелә. Шул елның 1 нче апрелендә Халыкара кошларны саклау конвециясенә кул куела. Бу конвенциягә Россия 1927 елда кушыла.
Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар-гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлардан башка табигать җансыз...
Хәзерге вакытта җир йөзендә 8600 төрдәге кош бар, ә аларның гомуми саны 100 миллиард чамасы.
Кошларны саклыйк һәм яклыйк!
Халыкара кошлар көне белән дуслар!