Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Акция "Рәхмәт"

Акция "Рәхмәт"
Бүген 11нче гыйнвар бөтендөнья "Рәхмәт"көне.
Әлеге бөтендөнья бәйрәме интернетның рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән. Аның ЮНЕСКО һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкилләре юкка гына башка көннәр арасында "Иң илтифатлы көн" буларак билгеләмәгәннәр.
Чыннан да ,телебездә "Рәхмәт" тән дә ешрак әйтелә торган абруйлы ,дәрәҗәле сүз юк. Бу сүзне еш кабатлап, әйтеп торыйк. Миңа кечкенә чагында әбием Миңлегөл " Бер рәхмәт, мең бәладән коткара",-дип сөйли торган иде. Инде әбием мәрхүмә. Ул сөйләгәннәрне тормышта дәрес итеп кулланам, яхшылыклар эшләргә, рәхмәтләр алырга тырышам.
Дөрес ,хәзерге заманда арабызда ,рәхмәтне кесәгә салып булмый, диючеләр дә очрап куя. Әйдәгез бер-беребезгә " җылы сүзләр" генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарыбызга җылы өләшик. Мин рәхмәтле тормышыма, дусларыма, туганнарыма, якыннарыма, күршеләремә, хезмәттәшләремә, мөгаллим һөм мөгаллимәләремә, әти-әниемә, балаларыма, тормыш иптәшемә,мәрхүм һәм мәрхүмә әби-бабаларыма! Мең рәхмәт сезгә!