Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Сабантуй

Саумы, июнь-сабантуйлар ае!
Саумы, сабантуйлы киң мәйдан!
-Менә шулай матур яшәгез - дип,
Җыйдык әле сезне яңадан.
Бәйрәмнәрнең таҗы-Сабантуйлар -
Бүләк безгә бөек ходайдан!
Бу тормышның бөтен матурлыгын,
Хозурлыгын саклый бу мәйдан!
Бүген Салагыш авыл җирлегендә Сабантуе-2022 гөрләде! Ямурза авылы егете Самат Хикматуллин, милли көрәштә җиңеп, батыр калуы белән һәркемне сокландырды.