Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Әкиятләр иленә сәяхәт"

Салагыш гомуми урта белем бирү мәктәбендә укучылар өчен, ял лагеры башланып китте. Ял лагеры "Ал җилкәннәр" исемен йөртә. Укучылар ялларын бик күңелле үткәрәләр. Алар төрле конкурсларда катнашалар, уйныйлар, җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, рәсемнәр ясыйлар, вакытларын бушка уздырмыйлар. Шул уңайдан укучылар бүген Салагыш авыл китапханәсендә булдылар." Әкиятләр иленә сәяхәт" исемле дәрес бик күңелле узды. Укучылар белән әкиятләр турында сөйләштек, төрләрен билгеләдек, укылган әкиятләрне искә төшердек. Бигрәктә Габдулла Тукай әкиятләрен яратып сөйләдек, әле "Шүрәле" әкиятен һәр укучы сәнгатьле итеп укып та күрсәтте. Дәрес ахырында укучылар үзләренә өйдә укырга, матур әкиятләрне дә, сайлап алдылар.