Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Мирас итеп саклыйк!" исемле библиотөн

Салагыш авыл китапханәсендә "Мирас итеп саклыйк!" исемле библиотөн уздырылды. Кичәдә өлкәннәр, яшьләр, укучылар катнашты. Бу кичәдә күп еллар хезмәт куеп, бүгенгесе көндә лаеклы ялга киткән мөгаллимә, Салагыш авыл җирлеге "Сандугачы", Тәнзилә апа Хәбибуллина, икмәк пешерүче Сания апа Вәлиева, оста тегүче Наҗия апа Арсланова, алдынгы терлекче Гүзәлия апа Әзиятова, мәктәптә пешекче булып эшләгән Резидә апа Галләмова, сатучы булып эшләгән Җәүхәрия апа Хәйдәрова, күп еллар буе Салагыш җирле советында сәркатип хезмәтен башкарган Мөршидә апа Мингулова, бүгенгесе көндә мәктәптә белем бирүче Лилия апа Әхмәтҗанова, Алабуга сәнгать көллиятендә белем бирүче Ильсур Шигапов, Алабуга сәнгать көллиятендә белем алучы Адилә Гыйбадуллина, 6 нчы сыйныф укучысы, "Көмеш каләм фестивалендә" катнашып 1 нче урынны яулаган, "Туган ил" исемле шигырь язып "Гран-при" га лаек булган Нурия Мөхәммәдиева, 5 нче сыйныф укучысы, күп еллар китапханәдә эшләп лаеклы ялга киткән Гөлсинә апа Әхмәтзакированың оныгы Рүзилә Исмәгыйлева, 2 нче сыйныф укучысы, уку алдынгысы Мөхәммәт Мөхәммәдивлар катнашты.