Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Чал тарихлы Уразаем

Чал тарихлы Уразаем. 14 нче май көнне Уразай авылы Мәдәният йортында шул исемдә кичә узды. Чарада мөхтәрәм кунаклар-башкалабыз Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгьзасы, Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров, район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев катнашты. Авыл тарихына багышланган китап бәйрәме бик күңелле узды.Бәйрәм барышында, Тәнзилә апа Ибраһимовага һәм Казан кунакларына, авылдашым Наилә апа Хөрмәтованың "Салагыш авылым кешеләре" исемле китабын бүләк иттем. "Без тарихлы халык! Үз тарихын һәр буын белергә һәм балаларга, оныкларга тапшырырга тиеш", - диде Салагыш авыл җирлеге рәисе Мансур Мөхәммәдиев.