Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Укучылар канатлы дусларга ярдәм итәләр.

Укучылар канатлы дусларга ярдәм итәләр.
Быел кыш ачы җилләре, бик салкын көннәре белән куркытмаса да, канатлы дусларыбызга азык табу барыбер авыр. Кошларга ярдәм итү максатыннан Ямурза мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Кошлар - безнең дуслар" исемле сыйныф сәгате уздырдык.Укучылар әти-әниләр ярдәме белән эшләнгән оя һәм җимлекләр дә алып килгәннәр. Төрледән-төрле, бик матур эшләнгән җимлекләрне, ояларны агачларга элгәнче, укучылар белән кошлар турында белемнәрне тирәнәйттек. Сыйныф җитәкчесе Ләйсирә апа Закирова укучыларга кошлар турында табышмаклар әйтте, укучылар табышмакларның җавапларын да бик тиз таптылар, шигырьләр дә сөйләделәр. "Карлыгач" һәм "Сыерчык" ны күмәкләп җырлап та алдык.
-Кошларга ярдәм итүне үзебезнең бурыч дип саныйбыз.Без аларга көн саен җим сибәргә сүз бирәбез, - дип балалар җимлекләрне, ояларны мәктәп тирәсендәге агачларга элделәр.
Кошлар да озак көттермәде. Бер-бер артлы җимлекләргә кунып бөртекләрне чүпли башладылар. Аларның җим чүпләгәннәрен балалар кызыксынып күзәттеләр.