Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Год культурного наследия народов России

Авылдашлар аның турында "алтын куллы Рафаэль", диләр. Хак сүзләр бу. Рафаэль абый Сабирҗановның кайсы йортта яшәвен авылда әллә каян белергә була. Аларның тәрәзәләрендә бик матур өлгеләр, капкадагы бизәкләргә дә "җан өргән" ул.
-Агач эшләренә осталык нәселдән килә.Әти гомер буе балта остасы булды. Без дә аның үрнәгендә эш серләренә өйрәндек, - ди ул. Рафаэль абый нәселдән күчкән мирас байлыгының дәвамчысы. Шул уңайдан Ямурза башлангыч сыйныф укучылары, Ямурза авыл клубы җитәкчесе Чулпан Хикматуллина, башлангыч сыйныф мөгаллимәсе Ләйсирә апа Закирова белән берлектә, Рафаэль абый Сабирҗановта кунакта булдык. Ул ачык йөзле, киң күңелле, юмарт, уңган, булган,безне ачык йөз белән каршы алды. Укучылар белән аның өлгеләр ясаганын күзәттек, үзебез дә ясап карадык. Аның эш өчен остаханәсе дә бик иркен һәм матур. Бик матур эт оясы ясап куйган,Казан каласыннан сораганнар, бик матур тәрәзә өлгеләре дә күз явын алырлык аның.
Чынлап та кулында ут уйната Рафаэль абый. Мирас елы уңаеннан , миңа сыерчык оясы да бүләк итте әле үзе. Аңа сәламәтлек, хезмәтендә уңышлар теләп, зур рәхмәтләр әйтеп укучылар оста белән саубуллаштылар. Мирасыбызны саклаучы шундый осталар һәм дәвамчылар булганда бик күңелле икән хөрмәтле дуслар! Бу очрашу безнең күңелләрдә соклану һәм горурлык хисләре уятты.