Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Гариф Ахуновның "Идел кызы" романы буенча китап укучылар конференциясе

Бүген район үзәк китапханәсендә язучы Гариф Ахуновның "Идел кызы" романы буенча китап укучылар конференциясе узды. Китапханәгә кунаклар да, китап һәм иҗат сөюче дуслар да килгән иде. Ижау каласыннан килгән Вәсилә апа Хәкимова шушы роман герое, ул барлык геройларны, әсәрнең һәр бүлеген яттан белә икән ләбаса. Уразай авылыннан килгән "Чал тарихлы Уразаем" китап авторы Тәнзилә апа Ибрагимова да күп хатирәләр, истәлекләр белән уртаклашты. Бүген минем өчен икеләтә бәйрәм булды. Мин, хезмәттәшем Чулпан Равил кызының "Сонгы яфрак" исемле китабын кулыма бүләк итеп алдым. Аңа иҗатында уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм шатлыклар теләдек. Бу очрашу бик күңелле узды, һәм күңелләрдә озак сакланыр әле. Без үзебезнең иҗат сөюче каләмдәшләребез белән горурланырга, аларга рәхмәт әйтергә, хөрмәт итәргә тиеш. Без сезнең белән иҗатташ дуслар!