Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Төрле милләт халыклары фестивале"

Безнең республикада төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр:бер-берсенә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Шул уңайдан Әгерҗе районы "Ласка" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Төрле милләт халыклары фестивале" зур бәйрәм итеп уздырылды. Бу бәйрәмдә татарлар, руслар һәи мари халыклары катнашты. Бәйрәмне бигрәктә һәр милләтнең кулдан эшләнгән хезмәтләре, милли ашлардан куелган күргәзмәләр ачты. Кул эшләре күргәзмәсенә авылдашым, Тукаева Кәүфия апаның хезмәтләре куелды. Бәйрәмгә килгән, чакырылган, катнашкан һәр кеше чын күңелдән ял итте бу көнне. Бәйрәмдә Әгерҗе муниципаль район башлыгы Ямалиев Илфат Ильяс улы, район социаль яклау бүлеге башлыгы Зарипова Альмира Таһир кызы, Красный бор мәдәният йорты директоры Сәбирҗәнов Ильсур Мортаза улы, Красный бор мәктәбе директоры Пономарева С. А. һәм Красный бор балалар бакчасы мөдире Гараева Ф. М.кызы барлык педагог хезмәткәрләр коллективы белән килгән иде. Бәйрәмдә татар, рус һәм мари халыкларының костюмнары, халык җырлары, биюләре, уеннары тәгьдим ителде. Бәйрәм ахырында Әгерҗе муниципаль район башлыгы Ямалиев Илфат Ильяс улы "Булдырасыз, әфәрин!" - диде, рәхмәт сүзләре әйтте! Без булдырабыз! Без бердәм, без бергә!