Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

21 нче февраль-Халыкара туган тел көне.

21 нче февраль-Халыкара туган тел көне. Халкыбызның гореф - гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен мең еллар буенча саклап килүче байлык ул - тел. Шул уңайдан бүген укучылар белән берлектә "Туган телем - иркә гөлем" исемле дәрес-очрашу уздырдык. Бу очрашуда авылдашыбыз нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия апа Хәбибуллинаны да чакырдык. Ул - туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итүче шәхес. Ул туган телне саклау-изге бурыч дип аңлатты. Тел турында бик матур фикерләр әйтте, шигырьләр сөйләде. 14 нче февраль Халыкара китап бүләк итү көне дә. Ул көнне укучылар белән китап турында әйтем һәм мәкальләрне яттан сөйләү конкурсы оештырдык, шул уңайдан авылдашыбыз укучыларга истәлеккә бик матур китаплар алып килгән. "Китапларны китапханәдән укыгыз, интернет челтәренә ышанмагыз", - диде авылдашыбыз Әлфия апа Хәбибуллина. Салагыш авыл китапханэсенә "Без - Тукайлы халык" исемле шигырьләр тупланган флешка бүләк итте. Очрашу барышында укучылар туган тел турында әйтемнәр һәм мәкальләр дә әйттеләр. Туган тел буенча күп кенә конкурсларда катнашып сертификат, рәхмәт хатларына лаек булган укучыларыбызга да рәхмәт сүзләре әйтелде. Дәресне Г. Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамладык. Иҗатында зурдан-зур уңышлар, сәламәтлек теләп Әлфия апа Хәбибуллинага хуш исле, ак чәчәкләр бүләк иттек. Очрашу бик күңелле узды. Бу дәрес-очрашу укучылар, мөгаллим һәм мөгаллимәләр күңелендә горурлык хисләре уятты. Без - Тукайлы халык! Без-Тукай оныклары! Туган телне саклыйк, яклый һәм горурланыйк!