Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Бүген-әфганчы ир-егетләребезгә хөрмәт күрсәтү көне.

Бүген-әфганчы ир-егетләребезгә хөрмәт күрсәтү көне. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу әфганчы ир - егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Шул уңайдан әфганчы авылдашыбыз Сәйфиев Расих Равил улының гаиләсе, тормышы турында сөйлисем килде. Гаилә-ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Тату гаиләдә матур һәм батыр уллар һәм кызлар дөньяга килә. Ямурза авылында яшәүче матур һәм үрнәк гаилә, нәкъ менә Сәйфиевлар гаиләсе дияр идем. Бу үрнәк гаиләне мәхәббәт һәм бер - берсенә карата хөрмәт хисләре берләштерә, тату яшәргә көч бирә. Красный бор участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып хезмәт куючы Альбина апа Сәйфиева бик хөрмәткә лаек. Ягымлы, ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел авылдашым олысы-кечесе белән уртак тел таба, сөенеч-борчуларны уртаклаша. Җәмәгате Расих абый Сәйфиев нефтяник хезмәтен үти. Уллары Алмаз, кызлары Гүзәл бик матур итеп, үз тиңнәрен табып гаилә кордылар. Төпчек уллары Алмаз 6 нчы сыйныфта белем ала. Бу гаилә белән без бик горурланабыз, без бу гаиләгә бик гашыйк. Алар хезмәтне дә бик сөяләр. Җәен-көзен урманнан кайтып кермиләр:күп итеп пиннек әзерлиләр, гөмбә, җиләк җыялар. Бакчада да яшелчә, җиләк -җимеш мулдан уңа аларның. Өй каршында үстергән аллы - гөлле чәчәкләре, авылга тагыда матурлык, ямь өсти. Күрше-күлән, дус-иш, авылдашлар белән дә, бик ярдәмләшеп яши алар. Олыны-олы, кечене- кече итә алар. Без бу гаиләгә сокланабыз. "Күзләр генә тия күрмәсен", - дибез. ӘФӘРИН СЕЗ СӘЙФИЕВЛАР! Хөрмәтле Расих абый! Сез, яшь гомерегезне куркыныч астына куеп, ут эченә кергәнсез. Еллар уза, әмма бу дәһшәтле көннәр әле дә куркыныч төш булып күңелегез түрендә сакланадыр. Сезгә сәламәтлек, тыныч һәм матур тормыш, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, шатлык һәм куанычлар, рух ныклыгы, уңышлар, балалар һәм оныклар игелеге, гаилә иминлеге, тигез гомер телибез. Бәйрәм белән сезне!