Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Туган телләр һәәм халыкара бердәмлек елын" йомгаклау чара

Буген Ямурза башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Туган телләр һәм халыкара бердәмлек елын" йомгаклау уңаеннан бик күнелле чара уздырылды. Бу чарада укучылар яттан туган тел турында шигырьләр сойләделәр, әйтем һәм мәкалләр тынладылар, татар халкынын милли ашларын, милли киемнәрен рәсемнәрдә ясап күрсәттеләр. Авылдашыбыз Тукаева Кәуфия апаның кул эшләреннән куелган күргәзмә белән таныштылар. Татар халкынын милли ризыклары:чәкчәк, бәлеш, гобәдия, бавырсак, өчпочмак турында күп мәгьлумат алдылар. Чара ахырында Г. Тукайнын "Туган тел" җырын бергәлэп башкардык. "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" безнең һәм укучыларның күңелендә бик озак сакланыр әле. Бердәм булыйк! Бергә булыйк! Сәламәт булыйк!