Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"ГӨРЛӘТИК ӘЛЕ АВЫЛНЫ!"

.21 нче август көнне Салагыш авыл мәдәният йортында Уразай,Салагыш авылы үзешчәннәре ,мәдәният хезмәткәрләре катнашында "ГӨРЛӘТИК ӘЛЕ АВЫЛНЫ!"исемле бик күнелле җырлы,биюле бәйрәм уздырылды.Бәйрәмдә берсеннән-берсе монлы һәм матур җырлар җырланды,биюләр башкарылды,нәфис сүзләр укылды.Бәйрәм районыбыз ӘГЕРҖЕ, башкалабыз ТАТАРСТАН туган көннәре унаеннан оештырылды.Шулай ук бу бәйрәмдә гаилә коручы парларга,армия сафларында хезмәт итүче  егетләргә, кыр хәм хезмәт батырларына,август аенда үзләренен гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче авылдашлар исеменә котлаулар юлланды.2021 нче ел "ТЕЛ ХӘМ ХАЛЫКАРА ДУСЛЫК "елы.Бәйрәм кичендә бик матур әйтемнәр хәм нәфис сүзләр укылды.Авылыбыз САЛАГЫШ табигатенә анын матурлыгына, унган-булган кыз хәм улларына да мәдхия җырланды.Бәйрәм бик күнелле узды.САЛАГЫШ ХӘМ УРАЗАЙ үзешчәннәренә, мәдәният хезмәткәрләренә ТАТАРСТАННЫН АТКАЗАНГАН МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЕ АВЫЛДАШЫБЫЗ ӘЛФИЯ АПА ХӘБИБУЛЛИНА БИК ЗУР БӘЯ БИРДЕ ХӘМ БИК МАТУР ҖЫЛЫ РӘХМӘТ СҮЗЛӘРЕ ҖИТКЕРДЕ."СЕЗ БОЛГАРИЯГӘ БАРЫП ҖИНҮ ЯУЛАП КАЙТКАН ӨЛКӘН БУЫННАН КАЛЫШМЫЙСЫЗ,  СЕЗ ШУЛ  БУЫН АВЫЛДАШЛАРНЫН ХЕЗМӘТЕН ДӘВАМ ИТӘСЕЗ !"-ДИДЕ. БӘЙРӘМ БИК КҮНЕЛЛЕ УЗДЫ! БЕРДӘМ,ДУС,ТАТУ БУЛЫЙК! ТУГАН ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШИК!