Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Утыр әле әни яннарыма

"Утыр әле әни яннарыма" исемле кичәдә әниләр турында җырлар башкарылды, матур теләкләр әйтелде. Тәнзилә апа Хәбибуллинанын "Әниемне котлар идем", Гүзәлия апа Исмәгыйлеваның "Ярый әле син бар дөньяда", Рамил абый Мохәммәдиевның "Ялгыз балан", Наилә апа Хормәтованың "Әнкәй", Раилә апа Бариеваның "Әниләр безгә терәк" исемле шигырьләре укылды. Венера Ибрагимова, Голүзә Әхмәтшинә, Голия Латипова иң матур җырларны бүләк иттеләр. Кичәгә килгән әниләр тарафыннан "Шалкан" әкияте сәхнәләштерелде. Салагыш авыл җирлеге башлыгы ярдәмчесе Илгизә Фәрдетинова барлые әниләрне бәйрәм белән котлап иң матур теләкләрен юллады. Кичәне китапханә хезмәткәре Тимофеева Раиля алып барды. Әниләр көненә багышланган кичә бик күңелле булды.