Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Туган авылым җәүһәре!"

Салагыш авыл китапханәсе. "Туган авылым жәүһәре." Бүгенге көндә Истанбул шәһәрендә гомер кичереп иҗат итүче авылдашыбыз, якташыбыз Наилә апа Хөрмәтова турында "жәүһәр" диясем килә. Ул олы җанлы, киң һәм йомшак  куңелле, ачык йөзле, сөйкемле, ике бала анасы, оныкларына яраткан әби, тормыш иптәшенә якын һәм хөрмәтле хатын. Наилә апа Хөрмәтова 5 китап авторы. Анын шигырьләре, нәсер һәм лирикасы шулкадәр йомшак укыла,каты бәгырьле кешене дә йомшатып, күзләренә яшь китертә.Ул авылга, әти-әнигә, туганнарга, балалар һәм оныкларга, дусларга, авылдашларга бигрәк тә сөйгәненә мәдхия жырлый. Ул тормышка, табигатькә гашыйк кеше! Аның юмартлыгы, сөйләм теле, киң куңеллелеге, олы жанлы булуы без авылдашларны таң калдыра! Ул олыны олы, кечене кече итэ. Аның "апам", "сеңлем" - дип дәшүләре куңелләрне йомшата. Ул авылга кунакка кайтса, Аллаһы Тәгаләдән фәрештә иңгэн күк була. Авылыбыз Салагыш матурланып, җанланып китә, ә халкының күңеле шатлык һәм куанычлар белән тула. Наилә апа Хөрмәтова әле куптән тугел Әгерҗе үзәк китапханәсенә "Салагыш Авылым кешеләре" исемле жыентыгын күп күләмдә буләк итте. "Шул көнне бер китапханәче миңа сорау бирде - "кем ул?" Мин аңа менә шулай жавап кайтардым. Авылыбызнын жәүһәре син Наилә апа! Сиңа тормышыңда, ижатыңда зурдан-зур уңышлар, сәламәтлек телибез. Кызың Назилә, улың Илназ һэм оныкларың сина бары шатлык һәм куанычлар гына китереп  яшәсеннәр, тормыш иптәшегез һәрвакыт терәк һәм ярдәмчел булсын. Без сезне бик хөрмәт итәбез һәм кунакка көтәбез! Ә хөрмәтле халкымны сезнең китапларыгызны укырга чакырам.Рәхим итегез!