Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

#ИскрыГиззата

#ИскрыГиззата
#Гыйззәт125Әгерҗе
#АгрызскаяЦБС
Салаушская сельская библиотека МБУК "Агрызская ЦБС" присоединяется к сетевой межрегиональной акции. "Гыйззәт чаткылары" Таҗи Гыйззәт. Бердәнбер бала. Сайланма әсәрләр, 5 томда. 3 том. 236 бит.
Ул менә болай булды: минем ирем полк  командиры иде. Сугыш башланганда, без Минск шәһәрендә тора идек. Үзегезгә мәгълүм, 22 июньдә, иртәнге сәгать дүрттә, безнең шәһәрләребезне бомбага тоттылар. Мәрхүм минем ирем йокысыннан сикереп торды да аннан - моннан киенеп чыгып йөгерде... Шуннан инде без аны күрмәдек... Минск шәһәренә немецлар якынайгач, мин ике яшүсмер улым белән Казанга кайттым. Шулай итеп көн артыннан көннәр, ай артыннан айлар үтте. Безнең атабыздан һаман хәбәр булмады. Бары тик сентябрь ахырларында гына Смоленск шәһәре өчен барган каты сугышларның берсендә аның батырларча һәлак булуы турында безгә хәбәр иттеләр... Бу хәбәрне алу белән, минем улларым икесе бер көнне барып язылдылар да аталарының урынын алыштырырга фронтка киттеләр... Мин берьялгызым калдым... Сугышлар кызганнан - кыза барды. Немецлар Москвага таба килә бирделәр... Көннәрнең берендә мине военкоматка чакырдылар. Бардым, шунда миңа Москваны саклау өчен барган каты сугышларда улларымның икесе беркөнне һәлак булулары турында әйттеләр... Шулай итеп минем тормышым җимерелде. Дөньяда яшәрлек өметем дә калмады... Башта мин, беркая чыкмыйча, атналар буена капланып еладым да еладым... Тора - бара күзләремнең яше кипте... Тамактан яздым... Хыялый кеше шикелле, төннәр буена урамнарда йөри башладым... Шуннан миңа мәрхәмәтле кешеләр тәрбиягә бала алырга киңәш бирделәр. Чыннан да, мин беркөнне эвакуация белән килгән балалар йортына барып, менә шул Игорь Андреевич Борисов дигән матур баланы сайлап алдым.