Крындинская сельская библиотека - филиал № 17

Йолдыз авылы урынында Истәлек тактасын ачу

1923 елда нигез салынып, 1971 елга кадәр яшәгән Йолдыз авылы урынында Истәлек тактасы барлыкка килде. Шул уңайдан оештырылган тантаналы чарага нәселләре шушы авылга барып тоташкан, әлеге авылда дөньяга килгән бик күпләр кайткан иде. Авылның тарихын, аның белән бәйле хатирәләрне барлау чарасы Төрдәле мәчете имамы Зөфир хәзрәт Зариповның Коръән аятьләре укуы белән башланды. Аннан чарада катнашучыларнын истәлекләре, мөнәҗәтләр әйтү белән дәвам итте. Истәлек тактасына уелган исемнәргә карап бик күпләр авыл яшәгән чорга кайткандыр, якыннарын искә алгандыр. Бу чара Йолдыз авылы халкының үткәннәргә сакчыл каравын, бер туганнардай дус яшәвен ачык күрсәтте.