Кичкетанская сельская библиотека - филиал № 16

15 февраль герой шагыйрьнең Муса Җәлилнең туууына 117 ел

Бүген герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел.
Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта һәм бер елдан шунда вафат була.
Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урнашкач, «Хөсәения»
мәдрәсәсе Мәгариф комиссариаты карамагындагы урта педагогик белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә. Муса, бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан булып, озакламый шәһәр комсомол оешмасына член булып керә. 1919 елның октябрендә, Оренбург шәһәре Дутов гаскәрләре тарафыннанкамап алынган чорда, Төркстан фронты политидарәсе органы «Кызыл йолдыз»газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга.1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан»газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый.Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу, алдынгы яшьләр,язучылар арасында кайнау М. Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгынауңай йогынты ясый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.1925-1927 елларда М. Җәлил ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург губерна) комитетында инструктор булып эшли! 1927 елда аның комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына член итеп сайланаһәм Мәскәүдә эшләргә калдырыла. Бюроның тапшыруы буенча М. Җәлилберенче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрьбаласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы редакторы булып эшли.«Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.
М. Җәлил 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.