Милли бәйрәмебез Сабантуй якынлаша . Элеккедән килгән матур гадәтне саклап , бәйрәм алдыннан авыл халкыннан бүләк җыю оештырылды . Өч көн дәвамында авыл кешеләре изге теләкләр теләп, әзерләп куйган бүләкләрен тапшырды. "Имин җәйләр килсен , ашлыклар күкрәп үссен ,-" диделәр алар.