Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Әйтелмичә калган сер

Сәмига Сәүбанованың "Моң" китабыннан "Әйтелмичә калган сер" повестеннән өзек.

Шушындый борчулы көннәрдә Рәхимәнең төн йокылары да тыныч булмады. Баланың үз әнисе, әллә каян гына килеп чыгып, Айнурны дәгъвалый. Фәрештәдәй ак йөзле, ак халатлы хатын:

- Мин сиңа, йөрәгемнән өзеп, иң газиз кешемне бирдем, хәзер аны кире кайтар, - дип, тәмле йокыларыннан бүлә.

Рәхимә, улын күкрәгенә кысып:

- Юк! Ул синеке түгел, минеке! - дип кычкырып җибәрә.

Андый чакларда Ахияр, уятып, аны куркыныч төшенән аера...

27 нче бит

#әдәбимарафон

#әдәбимарафон2024