Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Әдәби марафон

Фәрит Яхинның "Тоз тәме" хикәясеннән өзек.

Мин бу тормышны тоташ сугыштан, аерылышудан, күз яшеннән, ачлыктан тора дип белеп үстем. Тиздән җиңү киләсен зарыгып көттем. Әмма аның нәрсә икәнлеге колакка да, күңелгә дә сәер нәрсә иде. Дөресен әйтим, җиңү хәбәрен мин үзем куркып каршы алдым. Бөтен кешеләр дә сөенәләр, бер - берсен котлыйлар, ә мин елыйм, чөнки җиңүнең ни - нәрсә икәнлеген аңлый алмыйм. Чөнки йортыбыз тулы кайгы иде: әткәмнең сугышта хәбәрсез югалуы да, абыемны, кыр станында төнге каравылда торганында, икмәк каракларының үтереп китүләре дә... Соңыннан әле аны, йоклаган булган, йокысында буып киткәннәр дип, гаепләп сөйләүләре дә... Апамның, аяклары шешеп, кузгалмас хәлендә урында ятулары да...

157 нче бит