Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Әйтер сүзем шигырьләрдә..."

Күңелләргә шигырь кирәк,
Шигырь ул - тылсым!
Шигырь сезнең җаныгызны
Җылытып торсын!
Ел саен 21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Ул 1999 елда Парижда узган ЮНЕСКО Генераль ассамблеясенең 30нчы сессиясендә оештырылган. Бәйрәм беренче тапкыр 2000 елда билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәче тарафыннан "Әйтер сүзем шигырьләрдә..." исемле видеоязма тәгъдим ителә. Сезнең игътибарга "Иң матур сүз" китабыннан Роберт Миңнуллинның "Нәүрүз", Роза Хафизованың "Нәүрүз килә" шигырьләре тәкъим ителә.
Шулай ук бүген зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме! Нәүрүз ул - Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.
Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр.
Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн.
НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘК БУЛСЫН!