Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Без бергә" акция

Иж-Бубый авылы китапханәсендә эшләп килүче Рафисә Мусина җитәкчелегендә "Өмет учагы" клубы активы белән СВОга ярдәм итү йөзеннән ир - егетләребезгә җептән носки, башмаклар бәйләү оештырылды. Чарада катнашучыларны әйтеп үтәсе килә: Раушания Шаехова, Роза Осипова, Мая Исакаева, Аидә Вахитова, Фәнсия Латыйпова, Вәсимә Шайдуллина, Альфинур Муратова, Ләйсән Маннанова. Һәм шулай ук бер әйтүдә "Без бергә" акциясендә катнашып егетләргә җибәрергә носкилар алып килеп ярдәм кулы сузган авылдашларга да зур рәхмәт әйтәсе килә. Менә алар: Алсу Хисматуллина, Рузалия Каюмова, Ландыш Шаехова,Резеда Вахитова, Гөлнур Хамидуллина,Венера Гузаерова, Гөлчәчәк Иштерякова. Һәр катнашучыга бик зур рәхмәт! Кылган игелегегез үзегезгә мең яхшылык белән кайтсын. Егетләребезгә өйләренә, гаиләләре янына исән - сау әйләнеп кайтсын дигән теләктә калам. Илләребездә тынычлык урнашсын!