Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

“Әниләр җыры” шигыре

Ләбиб Лерон  “Мәхәббәтнең канат җиле” китабыннан
“Әниләр җыры” шигыре

 Ятсам да, торсам да,

Чыксам да, керсәм дә,

Һәрвакыт уемда син, балам.

Күңелең пакъ булсын
Сүзләрең хак булсын

Һәркайда, һәр җирдә, и балам!

Тормышлар катлаулы,

Сукмаклар катмарлы,

Үзеңне бик саклап йөр, балам,

Кайларда йөрсәң дә,

Кемнәрне күрсәң дә,

Кешедән яхшылык күр, балам!

Төш күреп уянам,

Борчылып уйланам,

Төшемне яхшыга юрыймын.

Килсә дә хәбәрең, әйбәт, дип , хәлләрем...

Кош тоткан шикелле йөримен.