Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

«Онытмыйбыз Тукайны» шигыре


«Онытмыйбыз Тукайны» шигыре

Тукай белән үстек, балачактан
Шүрәлеләр белән көрәшеп.
Су буеннан алтын тарак тапкан
Авыл малаеннан көнләшеп.
Батырлыкка кыю өйрәтүче
Әкиятләрдән туды чынбарлык.
Олы юлга безне алып чыккан
«Туган тел»не көйләп җырладык.
Рәхмәтлемен Тукайлары булган,
Шагыйрьләре булган халкыма.
Алар яккан уттан кабынды бит
Йөрәкләрдә иҗат ялкыны.
Даһиларның гомере кыска була,
Мәңгелеккә кала тик даны.
Ничә буын алышынды җирдә,
Онытмыйбыз әмма Тукайны.
Китерәбез аңа язлар җиткәч
Кочак — кочак шигырь бәйләме.
Һәр ел саен кабатлана шулай-
Яз. Апрель.Тукай бәйрәме!