Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

“Башлангыч җыр”

Фатих Кәримнең тууына 115 ел.
Иҗатының беренче чорыннан ук ( 1927 – 1932 еллар ) Фатих Кәрим – шагыйрь, көрәшче һәм патриот. Әдәбиятка килгән елларыннан ук үзенең зәвыклы, тырыш иҗатчы булуын күрсәтә. Аның Мирсәй Әмир, Хәсән Туфан, Кави Нәҗми кебек якын дуслары Фатих Кәримнең хезмәт сөючән, эшлекле, пөхтә, үз-үзенә дә, иптәшләренә дә игътибарлы, таләпчән, олы җанлы кеше булуы турында язалар. Китапханәдә әдипкә багышланган “Башлангыч җыр” исемле китап күргәзмәсе эшли.