Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Әдәби марафон

Факил Сафин “Синең белән”

Мәхәббәт ул җырлы гомер.
Мәхәбәттә тылсым бар.
Безнең өчен җыр сайлыйлар,
Талга кунып, былбыллар.
Җырлап туймаган инешләр
Диңгез эзләп йөгерә.
Матур гөлләр сайлап җыйдым
Чәчләреңә үрергә.
Синең белән бербөтен без,
Таң белән кояш кебек.
Таң җилләре, уйный – уйный,
Безгә сарыла килеп.
Якты кояш нурын сибә,
Мәхәббәткә сокланып.
Бар дөньяга бәхет теләп,
Бер сукмактан атладык.
Мәхәббәт ул – җырлы гомер.
Мәхәбәттә тылсым бар.
Безнең өчен җыр сайлыйлар,
Талга кунып, былбыллар.

232 — 233 нче битләр